Бүген Министрлыкта «Баулы урманчылыгы» ДКУ һәм «Баулы урман хуҗалыгы» ДБУ эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында. 2020 елга коллектив килешү үтәлешен карау» темасына видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, җитәкче-урманчы Марат Бикбулатов, урман хуҗалыгы директоры Вероника Башкирова, район башкарма комитеты, җир һәм милек мөнәсәбәтләре район палатасы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмәне ачып, эш регламентын ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров игълан итте.
Сәламләү сүзендә район башлыгы Рамил Гатиятуллин урманнарның табигый байлыклар булуын, үзләренә сакчыл мөнәсәбәт таләп итүен билгеләп үтте. «Без урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, урман ресурсларыннан нәтиҗәле һәм өзлексез файдалануны тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирәбез», – диде ул.
Төп нотык белән җитәкче-урманчы Марат Бикбулатов чыгыш ясады. «2020 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында Баулы урманчылыгы территориясендә 145 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды. Шулай ук 210 кг урман үсемлекләре орлыгы әзерләнде һәм 897 мең данә стандарт утырту материалы үстерелде», – диде җитәкче-урманчы.
Аның сүзләренә караганда, урман патологиясен тикшерү 341 гектар мәйданда башкарылган, 80 гектарда санитар-савыктыру чаралары уздырылган.
Янгынга каршы чаралар комплексы кысаларында урманнарны төзекләндерү буенча 83 км янгынга каршы минераллаштырылган яңа полоса салынган һәм 264 км озынлыкта гамәлдә булганнары карап чыгылган.
Докладны тыңлаганнан соң, министр Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә тугрылыклы булулары өчен рәхмәт белдерде. «Быел да эш темпларын киметмәвегезне сорыйм. Уртак тырышлык белән без куелган бурычларны үтәячәкбез һәм зур нәтиҗәләргә ирешәчәкбез», – диде ул.
Шундый ук киңәшмәдә бүген «Әлмәт урманчылыгы» ДБУ һәм «Кәләй урманчылыгы» ДКУ эшенә дә йомгаклар ясалды. Аның эшендә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашты.
Җитәкче-урманчылар Флюн Галимов һәм Дамир Миндрахманов урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын, мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге, табигатьне саклау акцияләре һәм 2021 елга планнар буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре турында сөйләде.
Киңәшмә азагында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров учреждениеләр хезмәткәрләренә федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) тормышка ашыру, санитар-савыктыру чараларын үткәрү һәм урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек белән бәйле берничә йөкләмә бирде.