Лубян урман-техника көллиятендә чаңгы ярышлары узган

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада кысаларында чаңгы ярышлары узган. Ярышларда барлык уку төркемнәре дә катнашкан.

Ярыш йомгаклары буенча егетләр арасында 1 нче урынны 31 нче урман хуҗалыгы төркеменнән Сергей Иванов алган, 2 нче урында – Константин Карманаев (41 нче у/х төркеме), 3 нче урында – Марсель Низамиев (31 нче у/х төркеме) алды.

Кызлар арасында 1 нче урын өчен көрәштә Софья Лоикова (12 нче икътисад төркеме) җиңү яулаган, 2 нче урында – Алинә Закирова (32 нче икътисад төркеме), 3 нче урында – Карина Степанова (23 нче бакча-парк төркеме).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International