2021 елда Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең биналарын капиталь ремонтлау программасы кысаларында 28 объект ремонтланачак

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

2021 елда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең административ биналарын капиталь ремонтлау буенча республика программасын тормышка ашыру дәвам итәчәк. Программа буенча Әлки, Арча, Биләр, Болгар, Алабуга, Зеленодольск, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Норлат, Идел буе һәм Чирмешән урманчылыкларында 28 объектны ремонтлау планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, әлеге программа узган ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла башлады, 14 бина ремонтланды. Объектның торышына карап, эчке һәм тышкы бизәкләү эшләре башкарылган, пластик тәрәзәләр куелган, вентиляция, электр белән тәэмин итү һәм җылыту системалары ремонтланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International