Бүген Министрлыкта 2021 елда «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ заводына агач әзерләү һәм китерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Агымдагы елның гыйнвар аенда агачны төяп җибәрү күрсәткечләре турында төп доклад белән мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге җитәкчесе Нияз Имамиев чыгыш ясады.
Алга таба киңәшмә барышында Министрлык карамагындагы учреждениеләр тарафыннан агач әзерләү, аны «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ заводына китерү, бәяләр кую һ.б. мәсьәләләр каралды.
Белешмә өчен. Kastamonu Entegre компанияләре төркеме 1969 елда HAYAT холдингы составында оештырылган. Предприятие МДФ, ДСП, ламинат идән япмалары, ишек катламнары һәм ялтыравыклы панельләр җитештерүгә махсуслашкан. Kastamonu Entegre 7 илдә: Төркия, Россия, Италия, Румыния, Болгария, Босния һәм Герцеговина, АКШта 18 предприятиесе бар. Компания агач эшкәртү тармагы җитештерүчеләр арасында дөньяда 7 нче урынны һәм Европада 4 нче урынны алып тора.