Казанда мәктәп балаларының А.М.Терентьев исемендәге XXVII Идел буе фәнни экологик конференциясе үткәреләчәк

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

2021 елның 23-26 февралендә Казанда мәктәп балаларының А.М.Терентьев исемендәге XXVII Идел буе фәнни экологик конференциясе үткәреләчәк. Аны оештыручылар – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» һәм ТР Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты.

Конференция эшендә район (шәһәр) конференцияләрендә призлы урыннар яулаган Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре, шулай ук Идел буе республикаларыннан һәм өлкәләреннән яшь табигать тикшерүчеләре катнаша ала.

Эшләр түбәндәге секцияләр буенча кабул ителә: агроэкология, биоиндикация һәм биомониторинг, гомуми экология, су ресурсларын саклау һәм рациональ файдалану, индустриаль һәм химик экология, биологик төрлелекне саклау, урбанизацияләнгән территорияләр экологиясе һәм гамәли табигать саклау эшчәнлеге (Татарстан Республикасы өчен).

Докладларның тезислары һәм катнашу өчен гаризаларны 2021 елның 8 февраленә кадәр түбәндәге электрон адрес буенча җибәрергә кирәк:  klychevskaya_a@mail.ru, «XXVII Идел буе» тамгасы белән.

Конференция турында тулырак мәгълүматны 8 (843) 590-31-81 телефоны буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International