Л.Айтуганов исемендәге Девәтернә төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Яшь урманчылар» мәктәп урманчылыгы әгъзаларының җыелышы булып узган. Аның эшендә ТР «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ Девәтернә участок урманчылыгының кишәрлек урманчысы Ирек Камаев катнашкан. Җыелыш барышында эшкә йомгак ясалган һәм 2021 елга чаралар планы турында фикер алышынган.
Укучылар «Кышын кошларны ашатыгыз!», «Макулатура бир – агачны коткар», «Урман утырту көне», «Яшә, чишмә, яшә!» акцияләрендә катнашачак, шулай ук Халыкара урманнар көненә, Җиңү көненә, Урман хезмәткәрләре көненә, Татарстан Республикасы урман комплексы белән идарә итүче дәүләт органының 100 еллыгына һ.б. багышланган чаралар уздырачак, дип көтелә. Шулай ук укучылар урманга сакыл караш пропагандалауны һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеген алып барачак.
Очрашу ахырында Ирек Камаев балаларга урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртеп узган.