Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру: тәҗрибә, нәтиҗәләр, проблемалар һәм чишелеш юллары» темасына түгәрәк өстәл утырышы булып узды. Видеоконференция режимында узган чарада республика министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан вәкилләр, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.
Түгәрәк өстәл утырышын икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев ачып җибәрде. Үзенең сәламләү сүзендә билгеләп узганча, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, иң беренче чиратта, гражданнарның тормыш сыйфатын арттыруга һәм алар яшәеше өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән. «2020 елда 11 илкүләм проект кысаларында Татарстан Республикасында барлыгы 50 федераль (төбәк) проекты гамәлгә ашырылды. Шуның нәтиҗәсендә сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәсендәге берничә объект гамәлгә кертелде, җиһазлар сатып алынды һәм республикадагы учреждениеләрнең һәм оешмаларның матди-техник базасы яхшыртылды, ярдәм чараларын күрсәтү һәм социаль түләүләр буенча чаралар гамәлгә ашырылды», – диде ул.
Түгәрәк өстәл утырышы барышында узган елда Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, 2021 елда максатчан индикаторларга ирешү, объектлар төзү, техника сатып алу һ.б. мәсьәләләр каралды.
Исегезгә төшерик, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының җаваплы башкаручысы булып тора. Проектта «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән. Проект буенча, 2021 елда 3,8 мең га мәйданда урманнарны торгызу эшләрен башкару, 11,4 тоннадан артык төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләү һәм 30,9 млн. данәдән артык стандарт утырту материалы үстерү планлаштырыла.