Әгерҗе урманчылыгының Красный Бор кишәрлеге хезмәткәрләре Әгерҗе районының Красный Бор урта мәктәбенең «Экоборцы» мәктәп урманчылыгы әгъзалары белән берлектә «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенә кушылган. Чара кысаларында Красный Бор урманындагы «Табигать белән татулыкта» экологик сукмагы территориясендә кошлар өчен җимлекләр элеп чыкканнар.
Очрашу барышында урманчылык белгечләре укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, кошларның төрләре, аларның табигатьтәге роле һәм канатлы дусларны ашату кагыйдәләре турында сөйләгән.