Чирмешән урманчылыгының кишәрлек урманчысы Владимир Кудряшов Ульяновск урта мәктәбе урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен дәрес уздырган

2021 елның 5 феврале, җомга

Чирмешән урманчылыгының Светлогорск кишәрлеге урманчысы Владимир Кудряшов Чирмешән районының Ульяновск урта мәктәбендәге Ульяновск мәктәп урманчылыгы балалары өчен «Татарстан Республикасында урманнарны саклау турында» дәрес уздырган.

Дәрес барышында Владимир Кудряшов укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча уздырыла торган һәм тармак һөнәрләре турында сөйләгән. «Урман – ул безнең байлыгыбыз һәм җир йөзендәге яшәеш чыганагы. Аны саклау – һәр кешенең бурычы», – дип ассызыклаган ул.

Очрашу азагында 2020 елда мәктәп урманчылыгы эшенә йомгак ясалган һәм 2021 елга бурычлар билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International