Зәй урманчылыгы хезмәткәрләре гомуми белем бирү учреждениеләрендә актив һөнәри юнәлеш бирү эшен алып бара

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

«Зәй урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарының гомуми белем бирү учреждениеләрендә актив һөнәри юнәлеш бирү эшен алып бара. Шулай итеп, белгечләр Зәй районының 1 нче урта мәктәбе, Зәй районының 5 нче урта мәктәбе, Иске Чишмә урта мәктәбе, Түбән Уратма урта мәктәбе, Елантау һәм Түбән Кама районының 2 нче урта мәктәбе укучылары белән очрашкан инде.

Мондый очрашулар барышында урманчылар укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр, Лубян урман-техника көллияте һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты эшчәнлеге турында сөйләгән. Шулай ук балалар урман тармагының яшь белгечләренә ярдәм чаралары һәм урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында да белгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International