Министрлыкта «Азнакай урманчылыгы» ДКУ һәм «Азнакай урман хуҗалыгы» ДБУнең 2020 елдагы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта «Азнакай урманчылыгы» ДКУ һәм «Азнакай урман хуҗалыгы» ДБУнең 2020 елгы эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары. 2020 ел өчен күмәк килешүләр үтәлешен карау» темасына видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, җитәкче-урманчы Рафис Галиуллин, урман хуҗалыгы директоры Эдуард Чикуров, район башкарма комитеты, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр турындагы төп доклад белән Рафис Галиуллин чыгыш ясады. Ул 2020 елда Азнакай урманчылыгы территориясендә 290 га мәйданда – урманнарны торгызу, 25 га – яклагыч урман утыртмалары утырту, 580 га – урман культураларын агротехник карау, 202 га – урман культураларын тулыландыру, 0,5 га базислы урман питомнигында орлык чәчү эшләре башкарылганын сөйләде.

«Урманнарны саклау максатларында 625 гектар мәйданда урман патологиясе тикшерелде, 157 гектарда санитария-савыктыру чаралары үткәрелде», – дип хәбәр итте Рафис Галиуллин.

Урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы кысаларында 40 км янгынга каршы минераллаштырылган яңа полосалар булдырылган һәм гомуми озынлыгы 100 км булганнары карап чыгылган.

Башлангыч һөнәри берлек оешмасының эшчәнлеге турында урманнарны саклау һәм яклау буенча инженер, оешма рәисе Нурия Шәрифуллина мәгълүмат бирде.

Киңәшмәгә министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов йомгак ясады. Ул белгечләргә «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру, тоту өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү, пиломатериаллар һәм халык куллана торган товарлар җитештерүгә бәйле кайбер йөкләмәләрне бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International