2021 елда Татарстанда 37,6 мең гектар мәйданда урман утыртмаларына урман патологиясе буенча тикшерү уздырылачак

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында дәүләт йөкләмәсе кысаларында 37,6 мең га мәйданда урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләре башкарылачак. Исегезгә төшерәбез, бу төр эшнең максаты – урманнарның агымдагы санитар һәм урман патологиясе торышын билгеләү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документлар әзерләү.

Урман патологиясен тикшерү ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр – урман хуҗалыклары һәм «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге белгечләре көче белән уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International