8 февральдә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясе ияләрен һәм «Татарстан Республикасының яшь галиме – 2020» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Чара «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең арт-резиденциясендә узды.
Барлыгы 90 кеше махсус дәүләт стипендиясен алды. Шуларның берсе – 43 нче бакча-парк төркеме студенты, Лубян урман-техника көллиятенең студентлар советы рәисе Татьяна Антропова.
Исегезгә төшерәбез, махсус дәүләт стипендиясе укучыларга бик яхшы өлгергәнлекләре, фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм фән олимпиадаларында җиңү һәм призлы урыннар яулаганы өчен билгеләнә.