«Казан дәүләт аграр университеты» ЮҺБ ФДБМУ ректоры боерыгы белән урман хуҗалыгы һәм экология факультетының яңа деканы билгеләнгән. Ул – Ренат Хәлит улы Гафиятов.
Ренат Гафиятов 1975 елның 19 октябрендә туган. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен (хәзер – Казан дәүләт аграр университеты) тәмамлаган.
Ренат Гафиятов – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, уку-укыту әсбаплары, методик күрсәтмәләр авторы, шулай ук чит ил һәм илебездә чыга торган, шул исәптән Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иң югары аттестация комиссиясе тарафыннан тәкъдим ителгән фәнни журналларда 30 артык мәкалә авторы.