«Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Ильяс Галимов Экология буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында призер булган

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Арча районы Лесхоз урта мәктәбенең «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Ильяс Галимов Экология буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында призер булган. Конкурс Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында узган, анда Татарстан Республикасының 18 муниципаль районыннан 159 укучы катнашкан.

Олимпиаданың төбәк этабы шартлары буенча, Ильяс Галимов берничә теоретик биремне үтәгән һәм Татарстан Республикасында урманнарны саклау һәм арттыру мәсьәләләренә багышланган проект тәкъдим иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International