Азнакай урманчылыгы белгечләре чыгарылыш сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашуларда катнаша

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

«Азнакай урманчылыгы» ДКУ белгечләре мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашуларда катнаша. 9 февральдә «Азнакай урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу буенча инженеры Гүзәл Якупова һәм Лубян урман-техника көллияте укытучысы Гөлнур Гаянова Азнакай шәһәре гимназиясе, Азнакай шәһәренең 1 нче урта мәктәбе һәм Азнакай районының Актүбә бистәсенең 3 нче урта мәктәбе укучылары белән очрашкан.

Гүзәл Якупова укучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге белән таныштырган. Ул шулай ук урман тармагының яшь белгечләренә ярдәм итү чараларына, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләренә дә тукталган.

Гөлнур Гаянова Лубян урман-техника көллияте турында, андагы әзерлек юнәлешләре, 2021 елда көллияткә кабул итү үзенчәлекләре һәм уздырыла торган мәдәни-массакүләм чаралар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International