«Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Әгерҗе районының мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр арасында конкурслар үткәргән. Шулай итеп, Сарсак-Омга лицееның «Яшел армия» берләшмәсендә «Тылсымчы кыш» дип исемләнгән фотоконкурс узган. Конкурс нәтиҗәләре буенча 2-6 нчы сыйныф укучылары арасында беренче урынны – Карина Байкова (6 нчы сыйныф), икенче урынны – Мария Балтина (2 нче сыйныф), өченче урынны Георгий Данилов (2 нче сыйныф) яулаган.
8-10 нчы сыйныф укучылары арасында Иделия Хәтбуллина (8 нче сыйныф) җиңү яулаган, икенче урында – Мария Васильева (10 нчы сыйныф), өченчедә – Алсу Сабирова (9 нчы сыйныф).
Конкурста җиңүчеләрне котлаганнар, аларга «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Екатерина Буренина һәм урман остасы Виолетта Красноперова Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырган.
Л.Айтуганов исемендәге Девәтернә мәктәбендә «Яшь урманчылар» мәктәп урманчылыгында «Кошлар өчен иң яхшы җимлек» конкурсы оештырылган. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләрне Девәтернә участок урманчылыгының кишәрлек урманчысы Ирек Камаев тапшырган.