Министрлыкта 2020 елда Зеленодольск урманчылыгының эш нәтиҗәләрен карадылар

2021 елның 12 феврале, җомга

Бүген Министрлыкта «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ һәм «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУнең 2020 елгы эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары. 2020 ел өчен күмәк килешүләр үтәлешен карау» темасына видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада Зеленодольск муниципаль районы башлыгы урынбасары Николай Бызин, җитәкче-урманчы Наил Абдуллин, урман хуҗалыгы директоры Рөстәм Шахмөхәммәтов, район башкарма комитеты, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмәне министр Равил Кузюров ачты һәм эш регламентын игълан итте.

Урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр турындагы төп доклад белән Наил Абдуллин чыгыш ясады. «2020 елда Зеленодольск урманчылыгы территориясендә 19 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды, 25 гектар мәйданда саклагыч урман утыртмалары утыртылды. Шулай ук 235 кг урман үсемлекләре орлыгы әзерләнде һәм 911 мең стандарт утырту материалы үстерелде», – дип хәбәр итте җитәкче-урманчы.

Аның сүзләренә караганда, урман патологиясе буенча тикшерү – 427 га мәйданда, санитар-савыктыру чаралары 62 га мәйданда башкарылган.

Федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру кысаларында урман фонды җирләренә 457 патрульлек үткәрелгән һәм административ хокук бозулар турында 30 беркетмә төзелгән.

Башлангыч һөнәри берлек оешмасы эшчәнлеге турында кадрлар буенча белгеч, оешма рәисе Нәфисә Шәрипова сөйләде.

Киңәшмәгә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. Ул ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә «Урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, 2021 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрүгә бәйле берничә йөкләмә бирде. «Шулай ук Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар планын эшләргә кирәк», – дип ассызыклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International