Бүген Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясенең тагын 71 субъектында «Россия чаңгы юллары – 2021» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары узды. Казан шәһәрендә бәйрәмнең үзәк мәйданчыгы «Локомотив» стадионы булды. Ярышта республика министрлыклары, ведомстволары, төрле оешма һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Чаңгы ярышына Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та кушылды.
Тамашачылар өчен зур мәдәни-күңел ачу программасы, призлар уйнату, киез итекләрдә хоккей турниры һ.б. уеннар әзерләнгән иде.
Беренче тапкыр «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары 1982 елда үткәрелгән. «Россия чаңгы юллары» анда катнашучылар саны һәм кышкы спорт чарасы белән географик колачлану буенча иң зурысы булып тора һәм «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында үткәрелә. Аның төп бурычы – физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә торган кешеләр санын арттыру.