ТР «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ Матюшино урманчылыгының кишәрлек урманчысы Нурсил Гыйбадуллин Саба районының Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбендә булган. Анда ул мәктәп укучылары өчен «Урманны саклагыз» дигән темага дәрес үткәргән.
Дәрес барышында Нурсил Гыйбадуллин укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге юнәлешләре турында сөйләгән. Ул шулай ук яшь белгечләргә ярдәм итү чараларына, «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында белем алу шартларына да җентекләп тукталган.
«Урман – ул бәһасез табигый байлыгыбыз. Анда булганда, һичшиксез, янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез», – дип тәмамлаган Нурсил Гыйбадуллин.