Чирмешән урманчылыгы хезмәткәрләре 2021 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерләнә

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

«Чирмешән урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре 2021 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерләнә. Мәсәлән, хәзерге вакытта урманчылыкның дәүләт урман инспекторлары арендадагы урман кишәрлекләрен тикшерә башлаган. Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 28.03.2014 ел, № 161 боерыгы нигезендә урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү чаралары, техника һәм җиһазларның төзеклеге тикшерелә.

«Шулай ук без халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-профилактика эшен дә алып барабыз, юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга зарури таләпләрне, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозарга ярамаганлыгы турында кисәтүләр бирәбез. Бүгенге көндә 40тан артык әңгәмә, лекцияләр һәм дәресләр үткәрелде, 150дән артык мәгълүмати листовка таратылды һәм 15 кисәтү бирелде», – дип сөйләде «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Алмаз Мотыйгуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International