2021 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 67 берәмлек урман культурасы һәм урман янгыннарын сүндерү техникасы сатып алыначак

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

2021 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 67 берәмлек урман культурасы һәм урман янгыннарын сүндерү техникасы сатып алыначак. Болар – 13 берәмлек АЛП-1 агач утырту машинасы, 11 берәмлек ПКЛ-70 урман сабаны, 15 берәмлек урман культиваторы КЛБ-1,7, 10 берәмлек АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086) янгын сүндерү автоцистернасы, 13 берәмлек УАЗ-390945 урман патруле комплекслары, 5 данә УЛПК 4П универсаль урман янгыннарын сүндерү комплексы, шулай ук 248 берәмлек янгынга каршы җиһаз.

Белешмә өчен. «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда тормышка ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү. Бу максатка ирешү өчен «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән. 2020 ел нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр 179 процент һәм 0 сум тәшкил итә.

2019-2020 елларда «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең техника паркы 66 берәмлек урман-культура һәм 39 берәмлек урман янгыннарын сүндерү техникасы белән тулыландырылды. Моннан тыш, 159 берәмлек янгынга каршы җиһаз сатып алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International