Нурлат районы Төрнәс урта мәктәбендә «Яшелләр» мәктәп урманчылыгы әгъзаларының җыелышы булып узган. Аның эшендә ТР «Нурлат урманчылыгы» ДКУ Мамык кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Наилә Сафиуллина да катнашкан. Җыелыш барышында эшкә йомгак ясалган һәм 2021 елга чаралар планы турында фикер алышынган.
Укучылар «Хәтер бакчасы», «Татарстанның чиста урманнары», «Макулатура тапшырып, агачны коткар!», «Яшә, чишмә, яшә!», «Урманны саклыйк» акцияләрендә катнашыр, Халыкара урманнар көненә, Җиңү көненә, Урман хезмәткәрләре көненә, Татарстан Республикасы урман комплексына идарә итүнең дәүләт органы оешуга 100 ел тулуга багышланган чараларда катнашыр дип көтелә.
Фикер алышудан соң Наилә Сафиуллина Татарстан Республикасында урманнарны яңадан торгызу мәсьәләләренә багышланган дәрес үткәргән. Участок урманчысы «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ питомнигы, ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге, урман культураларын булдыру технологияләре һ.б. турында сөйләгән.