ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Әлмәт һәм Азнакай районнарында булды

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Әлмәт һәм Азнакай районнарында булды.

Әлмәт районында министр «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ һәм «Әлмәт урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге белән танышты. Учреждение коллективы белән очрашу барышында 2020 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эш нәтиҗәләре турында фикер алышынды һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде.

Азнакай районында Равил Кузюров Актүбә бистәсенең 2 нче урта мәктәбе биолабораториясен карады. Чарада шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов һәм муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Мәктәп директоры Алсу Шумилова әлеге лабораториянең «Татнефть» ГАҖ ярдәме белән оештырылуы турында сөйләде. Биолабораториядә укучылар фәнни-тикшеренү эшчәнлеген алып бара һәм in vitro төп урман барлыкка китерүче токымнары клоннарын үстерә.

Визит кысаларында шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм «Татнефть» ГАҖ хезмәттәшлегенең өстенлекле юнәлешләре, атап әйткәндә – урман фонды территориясендә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә яңа урман утыртмалары булдыру, республика шәһәрләрен һәм торак пунктларын яшелләндерү һәм төзекләндерү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International