Урман янгыннарын сүндерү үзәгендә 2021 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек бара.
«Хәзерге вакытта техник документацияне, урман янгыннарын сүндерү техникасы, тракторлар төзеклеген, шулай ук урман янгыннарын сүндерү станцияләренең янгынга каршы җиһазлар, инвентарь һәм урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү буенча башка чаралар белән комплектлануы тикшерелә», – дип сөйләде учреждение директоры Айдар Гайфуллин.
Моннан тыш, бу көннәрдә станция диспетчерлары белешмә мәгълүматны һәм үзара хезмәттәшлек итүче структуралар һәм оешмаларның телефоннарын яңарта һәм төгәлләштерә, янгын куркынычы янаган чорда гамәлләр алгоритмнарын эшлиләр.