Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында финанс-икътисадый мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов үткәрде. Чарада Россия Федерациясе субъектларының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында 2021 елда тапшырылган вәкаләтләрне үтәү өчен төбәкләр тарафыннан федераль бюджет акчаларын үзләштерү, федераль бюджетка керемнәр кертү, шулай ук урманнардан файдаланган өчен бурычларны түләттерү буенча күрелә торган чаралар турында фикер алышынды.
Моннан тыш, Михаил Клинов утырышта катнашучыларның игътибарын 2021 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының максатчан индикаторларына ирешү, урман культуралары һәм урман янгыннарын сүндерү техникасын үз вакытында сатып алу кирәклегенә юнәлтте.