«Экотрадиция» халыкара конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Әлеге конкурс Россиядә дә, якын һәм ерак чит илләрдә дә заманча экологик традицияләрне популярлаштыруга юнәлтелгән.
«Экотрадиция» конкурсы түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- «Иң яхшы экологик традиция» (коммерция компанияләре арасында);
- «Иң яхшы экологик традиция» (халык арасында);
– «Иң яхшы экожурналист»;
– «Иң яхшы экотрадиция скетчы».
Конкурста катнашу өчен гаризаны 2021 елның 21 апреленә кадәр түбәндәге рәсми сайтта тапшырырга мөмкин: http://www.organicalliance.ru/oproekt.html. Конкурс нәтиҗәләре быелның май аенда билгеле булачак.