Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында 2021 елда урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек дәвам итә

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында 2021 елда урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек эше дәвам итә. Чаралар комплексы кысаларында Министрлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы проектын эшләде, соңрак ул Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты һәм «Авиалесохрана» ФБУ белән килештерелде. Бүген документ проекты, аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов раслар алдыннан соңгы инстанциягә – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына килештерү өчен җибәрелде.

Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планында республика урманнары, урман янгыннары формированиеләре, янгын сүндерү техникасы һәм җайланмалары саны, урманнарда янгын куркынычы дәрәҗәсе нигезендә мондый чараларны җәлеп итү һәм куллану тәртибе һәм башкалар турында белешмәләр күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International