«Европаның ел агачы – 2021» конкурсы кысаларында интернет аша тавыш бирүне тәмамлау өчен 10 көн вакыт калган. Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү https://www.treeoftheyear.org сайтында уза.
Россия Федерациясеннән Дербент шәһәренең тарихи өлешендә (Дагыстан Республикасы) борынгы Җомга мәчете ишегалдында үсә торган борынгы платан катнаша. Аның яше 284 ел тәшкил итә. Риваять буенча, платан үсентеләрен Көнчыгышның бөек полководецы Надир шаһ үзе карап тәрбияләгән. Куәтле агачка сокланып, язучы Александр Бестужев-Марлинский әсәрләр иҗат иткән. Бүген көчле патриарх дини корылманың үзәк өлешен бизи, ул Дагыстан халкын һәм республика кунакларын җәлеп итү урыннарының берсе булып тора. Аның турында легендалар языла, шигырьләрдә телгә алына, картиналар сурәтләнә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында да «Агач – тере табигать һәйкәле» дигән бөтенроссия дәрәҗәсендәге статуска ия уникаль агач бар. Бу – Себер чыршысы (Picea obovata Ledeb.), ул төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле «Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә үсә. Агач әлеге статусны 2012 елда алды. Чыршының яше – 134 ел, ә биеклеге – 30 метрдан артык.