БМО (ФАО) Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы Халыкара урманнар көненә фотоконкурс үткәрә

2021 елның 20 феврале, шимбә

БМО (ФАО) Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы Халыкара урманнар көненә багышланган фотоконкурс үткәрә. Конкурс шартлары буенча, катнашучыларга алар өчен кадерле булган агачны фотога төшерергә, гариза тутырырга һәм аның турында сөйләргә, шулай ук #IntlForestDay хештегы белән социаль челтәрләрдә фотография урнаштырырга кирәк. Гаризалар тапшыруның соңгы вакыты – 2021 елның 12 марты.

Фотоконкурста җиңүчеләр 3 номинациядә билгеләнәчәк: «6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар», «15 яшьтән 24 яшькә кадәрге яшьләр» һәм «24 яшьтән өлкәнрәкләр».

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 18 яшькә кадәрге катнашучылар өчен аларның әти-әниләренең (законлы вәкилләренең) ризалыгы кирәк.

Фотоконкурс турында тулырак мәгълүмат:http://www.fao.org/international-day-of-forests/photo-contest/ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International