Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Саба муниципаль районы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре слетында катнашты. Чара «Саба өйршнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ базасында узды.
Слетта катнашучыларны сәламләп, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров республиканың урман комплексы торышы һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында сөйләде. «Саба урманчылыгы һәм Саба урман хуҗалыгы тармакның алдынгы учреждениеләренең берсе, – дип билгеләп үтте министр. – Фидакарь хезмәтегез һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм киләчәктә уңышлар телим».
Шулай ук катнашучыларны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм «Саба урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Васыйл Гыйззәтуллин да котлады.
Чара кысаларында районның иҗат коллективлары катнашында музыкаль концерт программасы оештырылды. Учреждениеләрнең алдынгы хезмәткәрләре Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.