«Иң матур ил» фотоконкурсына эшләр кабул итү дәвам итә

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

«Иң матур ил» фотоконкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Аны Рус география җәмгыяте оештыра.

Әлеге проектта яшәү урынына, гражданлыгына һәм яшенә бәйсез рәвештә теләгән һәркем катнаша ала. Бердәнбер шарт – фотографияләр Россия территориясендә ясалырга тиеш.

Быел эшләр ун номинациядә кабул ителә: «Пейзаж», «Кыргый хайваннар», «Әлеге кызыклы хайваннар», «Кошлар очкан биеклектән – Россия», «Кыргый табигать сәнгате (арт-фото)», «Күпкырлы Россия», «Смартфонга төшерелгән», «Фотопроект», «Тере архив» һәм «Су тылсымы». Моннан тыш, конкурста катнашучылар дүрт махсус приз өчен көрәшәчәк.

Эшләр 2021 елның 5 апреленә кадәр кабул ителә. Катнашу өчен photo.rgo.ru сайтында теркәлергә (яки инде булган логин белән шәхси кабинетка керергә), sms-хәбәр ярдәмендә авторизация үтәргә һәм фотосурәтләрне сайтка кертергә (максимум – 25 эш) кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International