Казанда Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең башлангыч һөнәри берлек оешмалары рәисләре өчен семинар узды

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Бүген Казан шәһәрендә Хезмәт сарае базасында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең башлангыч һөнәри берлек оешмалары рәисләре өчен семинар узды. Чара РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берләшмәсенең Татарстан республика оешмасы тарафыннан оештырылды.

Укыту барышында һөнәр берлекләрендә мәгълүмат, финанс эшчәнлеге аспектлары, хезмәт сагы, һөнәр берлекләре эшен алып бару мәсьәләләре һ.б. каралды.

Лекцияләр белән тыңлаучылар алдында РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан оешмасы рәисе Ольга Калашникова, ТР Һөнәр берлекләре федерациясенең баш техник инспекторы Ирина Андина, Министрлыкның оештыру эшләре бүлеге җитәкчесе,  башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Наталья Тюкаева һ.б. чыгыш ясады.

Наталья Тюкаева семинарда катнашучыларны Министрлык һөнәри берләшмәсенең эш тәҗрибәсе белән таныштырды. Ул һөнәри берлек әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтүнең гамәлгә ашырылган чаралары, уздырылган конкурслар, спорт, мәдәни-массакүләм чаралар һ.б. турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International