Лубян урман-техника көллияте студентлары Татарстан Республикасы студентларының IX конгрессында катнашкан

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

«Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ студентлары Татарстан Республикасы студентларының IX конгрессында катнашкан, ул 24 февральдә Алабуга шәһәрендә узган.

Форум барышында студентлар үсешенең төп векторлары, студентларның социаль-икътисадый проблемалары һәм аларны хәл итүнең мөмкин булган юллары турында фикер алышканнар.

Шунысын да искәртик: конгрессны оештыручы – Татарстан Республикасы Студентлар лигасы. Быел форум 9: «Студентлар үзидарәсе», «Мәгариф һәм фән сыйфаты», «Спорт», «Иҗат», «Социаль мәсьәләләр», «Чит ил студентлары белән эшләү», «Студентлар медиасы», «Студентлар эшкуарлыгы һәм мәшгульлеге», «Тулай торак һәм торак мәсьәләләре» юнәлешләре буенча республиканың 6 шәһәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International