Лубянда урман хуҗалыгы белән идарә итүче дәүләт органы төзелүнең 100 еллыгына багышланган чараны әзерләү һәм уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 26 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Кукмара муниципаль районында булды. Килү белән ул Лубян урман-техника көллияте биналарында барган ремонт эшләре белән танышты. Шуннан соң көллият базасында Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы белән идарә итүче дәүләт органының 100 еллыгына һәм көллият оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чарага әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. Утырышта Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, Министрлык хезмәткәрләре, район башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында анда катнашучылар тантаналы чара сценариен әзерләү, катнашучыларны урнаштыру, туклануны оештыру, куркынычсызлык һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Республиканың урман хуҗалыгы белән идарә итүче дәүләт органы төзелүгә 100 ел һәм Лубян урман-техника көллияте оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара сентябрь аенда узар дип көтелә. Чарага РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты, ТР Хөкүмәте, тармак учреждениеләре, фәнни һәм эксперт бергәлеге вәкилләре чакырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International