Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Урман чаңгы юлы – 2021» кышкы спартакиадасы булып узды. Чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылды. Чараны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының башлангыч һөнәри берлек оешмасы һәм «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ оештырды.
Ярышларда Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр, «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы, «ВНИИЛМ» ФДБУ филиалы – Көнчыгыш-Европа Урманнарны сынау станциясе, «Урман транспорт компаниясе» АҖ, КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты командалары һ.б. катнашты. Чарага 200 артык кеше килгән иде.
Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев сәламләде.
«Быел без «Урман чаңгы юлы» кышкы спартакиадасын унберенче тапкыр уздырабыз. Бу вакыт эчендә ул Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең күркәм традициясенә, бәйрәменә, очрашу урынына әверелде, – диде Равил Кузюров. – Чын күңелдән катнашучыларга уңышлар һәм матур җиңүләр, ә кунакларга яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр телим. Иң көчлеләр җиңү яуласын!»
Шулай ук министр Кукмара муниципаль районы администрациясенә һәм Лубян урман-техника көллиятенә бәйрәмне оештыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Сергей Димитриев ярышларда катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм аларга ярышларда уңышлар теләде.
Ярышлар флагын күтәрү хокукы 2020 елгы Спартакиада җиңүчеләренә – «Саба урманчылыгы» ДКУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ командасына насыйп булды.
«Урман чаңгы юлы – 2021» кышкы спартакиадасы йомгаклары буенча, җитәкчеләр арасында беренче урынны – «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Илһам Рәхмәтуллин, икенче урынны – «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Алексей Александров, өченче урынны «Мамадыш урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Раил Сәлахов алды.
18 яшьтән 35 яшькә кадәрге ир-атлар арасында беренче урын өчен көрәштә «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ участок урманчысы Нурсил Гыйбадуллин җиңде, икенче урында – «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ укытучысы Рөстәм Гарифуллин, өченче урында – «Әлки урманчылыгы» ДКУ урман остасы Андрей Николаев.
35 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар арасында беренче урынга – урман тармагы ветераны Нәгыйм Газизов, икенче урынга – «Азнакай урманчылыгы» ДКУ урман остасы Дамир Гарифуллин, өченче урынга Лубян урман-техника көллияте инженеры Рашим Мозаффаров лаек булды.
18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында «Саба урманчылыгы» ДКУ урман остасы Гүзәл Нәфыйкова җиңү яулады, икенче урында – «Саба урманчылыгы» ДКУ инженеры Наталья Иванова, өченчедә – «Лениногорск урманчылыгы» ДКУ бухгалтеры Ксения Кыязева.
35 яшь һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар арасында беренче урынны «Саба урманчылыгы» ДКУ хисапчысы Гөлсем Миңнеханова алды, икенче урында – «Саба урманчылыгы» ДКУ цех остасы Лилия Галимуллина, өченче урында – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының юридик бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Венера Мәнихова.
Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында – «Саба урманчылыгы» ДКУ, икенче урында – Лубян урман-техника көллияте, өченчедә – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.