Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Лубян урманчылыгы» ДКУ, «Лубян өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ һәм «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ 2020 елда эш йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде. Утырыш Лубян авылындагы Мәдәният йорты базасында узды. Анда Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев катнашты.
Киңәшмәдә төп докладлар белән җитәкче-урманчы Фәрдус Хәбибрахманов һәм көллият директоры Рим Фәхразыев чыгыш ясады. Фәрдус Хәбибрахманов урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәүдә дәүләт йөкләмәсен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, табигатьне саклау акцияләрендә үткәрелгән эшләр, ә Рим Фәхразыев «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында сөйләде.
Киңәшмәгә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. Ул Лубян урман-техника көллияте, «Лубян урманчылыгы» ДБУ һәм «Лубян өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләренә урман тармагы белгечләрен әзерләү сыйфаты, урманнарда янгын куркынычы янаган чорга әзерлек, федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыруга бәйле берничә йөкләмә бирде.