Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярышлар Зеленодольск шәһәренең «Маяк» спорт комплексы базасында узды.
Ярышларда Фәнил Әхмәдуллин, Илназ Хөсәенов, Алена Мартьянова һәм Венера Мәнихова составындагы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы 2011 елдан бирле республика территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү, дәүләт граждан хезмәткәрләрен физик яктан камилләштерү өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә. Быел шулай ук волейбол, баскетбол, бадминтон, өстәл теннисы, мини-футбол, җиңел атлетика, йөзү һәм шахмат буенча ярышлар узачак.