Л.Айтуганов исемендәге Девәтернә төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Кышын кошларны ашатыгыз» дип исемләнгән тематик чара үткәрелгән. Аның кысаларында «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ Девәтернә участок урманчылыгының участок урманчысы Ирек Камаев укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, кошларның төрләре, аларның табигатьтәге роле һәм канатлы дусларны тукландыру кагыйдәләре турында сөйләгән.
Соңыннан кошларның биологик үзенчәлекләрен белү буенча викторина үткәрелгән, аның нәтиҗәләре буенча укучылар мактау грамоталары һәм призлар белән бүләкләнгән.