«Рослесозащита» ФБУ филиалы булган Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры урынбасары Венера Ефременкова Зеленодольск муниципаль районының 4 нче урта мәктәбендә «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен дәрес үткәргән.
Очрашу барышында Венера Ефременкова укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урманнарны яклау үзәгенең эшчәнлек юнәлешләре, урман патологиясенә мониторинг һәм урманнарны яңадан торгызуга мониторинг максатлары һәм бурычлары турында сөйләгән.
Очрашу ахырында быел уртак эш юнәлешләре буенча фикер алышканнар.