Бүген Министрлыкта «Нурлат буе урманчылыгы» ДКУ һәм «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУнең 2020 елгы эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары. 2020 ел өчен күмәк килешүләр үтәлешен карау» темасына видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, җитәкче-урманчы Рөстәм Галиев, урман хуҗалыгы директоры Спартак Еливанов, район башкарма комитеты, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ачты һәм эш регламентын игълан итте.
Төп доклад белән җитәкче-урманчы Рөстәм Галиев чыгыш ясады. Ул, 2020 елда Нурлат урманчылыгы территориясендә 667 га мәйданда – урманнарны торгызу, 73 га – яклагыч урман утыртмалары утырту, 872 га – урман культураларын агротехник карау, 278 га – урман культураларын тулыландыру, 0,8 гектар базислы урман питомнигында орлык чәчү эшләре башкарылды, дип сөйләде.
Урман патологиясе буенча 2 мең гектар мәйданда тикшерү уздырылган, 111 га мәйданда санитар-савыктыру чаралары башкарылган.
Алга таба башлангыч һөнәри берлек оешмасы эшчәнлеге турындагы доклад белән Восход участок урманчылыгының участок урманчысы, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Илдар Йосыпов чыгыш ясады.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. Ул белгечләргә федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру һәм урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек белән бәйле кайбер йөкләмәләр бирде. «Халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәк», – дип ассызыклады министр.
«Түбән Кама урманчылыгы» ДКУ һәм «Түбән Кама урман хуҗалыгы» ДБУ оешмаларында да бүген шундый ук эш йомгаклары буенча киңәшмә узды. Анда Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, урманчы-җитәкче вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Пашин, урман хуҗалыгы директоры Илдус Сафин һ.б. катнашты.
Үзенең чыгышында Александр Пашин урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәүгә дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре, мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге, табигатьне саклау акцияләре һәм 2021 елга планнар турында сөйләде.
Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең узган елдагы эшенә уңай бәя бирде. Шул ук вакытта ул санитар-савыктыру чараларын үтәү, пиломатериаллар һәм халык куллана торган товарларны җитештерүгә бәйле мәсьәләләрне дә билгеләде.