«Татарстан – безнең уртак йортыбыз» республика балалар рәсем конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлаган

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

«Татарстан – безнең уртак йортыбыз» республика балалар рәсем конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлаган. Конкурс яшь буынга патриотик, экологик тәрбия бирү, табигый байлыкларга җаваплы караш формалаштыру максатында үткәрелә. Аны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра.

Конкурста катнашу өчен мәктәпкәчә яшьтәге балалар (3 яшьтән алып) һәм гомуми белем бирү оешмалары укучылары (1-11 сыйныфлар) чакырыла.

Конкурска кәгазьдә ясалган рәвемнәр (А3, А4 форматы), төрле техника һәм рәсем ясау чаралары (төсле карандашлар, буяулар, балавыз акбурлары һ.б.) ярдәмендә кабул ителә.

Эшләрне Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 75 йорт, 108 кабинет адресы буенча турыдан-туры китерергә яки Россия почтасы аша җибәрергә мөмкин. Тулырак мәгълүмат:  https://eco.tatarstan.ru/index.htm/news/1938810.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International