Министрлыкта «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ һәм «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУнең 2020 елдагы эш нәтиҗәләре каралды

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ һәм «Мирмешән урман хуҗалыгы» ДБУнең 2020 елгы эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары. 2020 ел өчен күмәк килешүләр үтәлешен карау» темасына видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Габдерәшид Җамалетдинов, җитәкче-урманчы Алмаз Мотыйгуллин, урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков, район башкарма комитеты, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ачты.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Алмаз Мотыйгуллин чыгыш ясады. Ул 2020 елда Чирмешән урманчылыгы территориясендә 60 га мәйданда – урманнарны торгызу, 38 га – яклагыч урман утыртмалары утырту, 224 га – урман культураларын агротехник карау, 77 га – урман культураларын тулыландыру, 0,7 га базислы урман питомнигында орлык чәчү эшләре башкарылганын сөйләде.

Федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру кысаларында урман фонды җирләренә 746 патрульлек үткәрелгән һәм административ хокук бозулар турында 34 беркетмә төзелгән.

Шулай ук җитәкче-урманчы үткәрелгән санитар-савыктыру чараларына, табигать саклау акцияләренә, мәктәп урманчылыклары белән эшләүгә дә һ.б. тукталды.

Алга таба башлангыч һөнәри берлек оешмасы эшчәнлеге турындагы доклад белән Казанка кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы, оешма рәисе Марс Рәхимҗанов чыгыш ясады.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. «Хәзер 2021 елгы урман культуралары һәм янгын куркынычы сезонына әзерлекне көчәйтергә кирәк, – диде ул. – Безнең уртак бурыч – барлык урман торгызу эшләрен сыйфатлы һәм үз вакытында башкару һәм янгын куркынычы янаган чорны гадәттән тыш хәлләрсез генә уздырып җибәрү».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International