Зәй урманчылыгында дәүләт урман инспекторлары өчен семинар узды

2021 елның 5 марты, җомга

«Зәй урманчылыгы» ДКУда участок урманчылыклары дәүләт урман инспекторлары өчен семинар узды. Укулар барышында урман законнарындагы үзгәрешләр, урманнарны саклау, яклау, яңадан торгызу һәм алардан файдалану, хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре каралды.

Шулай ук урман законнарын бозу турында актлар һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү кагыйдәләренә дә игътибар бирелде.

Лекцияләр белән тыңлаучылар алдында «Зәй урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Ирина Забродина, аның урынбасары Татьяна Вахтерова, урманнарны саклау һәм яклау буенча инженер Лилия Вәлиева, урманнарны торгызу буенча инженер Зөлфия Хаҗипова һ.б. чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International