«Азнакай урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре 2021 елда урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерләнә. «Хәзерге вакытта без арендага алынган урман кишәрлекләрендә урман янгыннарын кисәтү һәм янгын сүндерү чаралары булу-булмауга, шулай ук техниканың һәм җиһазларның төзеклегенә карата тикшерү уздырабыз, – дип сөйләде җитәкче-урманчы урынбасары Айгөл Зәйнуллина. – Шулай ук кисәтүләр бирү дә дәвам итә».
Шулай итеп, агымдагы елның 5 мартына урманчылыкның дәүләт урман инспекторлары юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга зарури таләпләрне, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуга юл куймау турында 42 кисәтү биргән.
«Моннан тыш, халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча актив агитация-профилактика эше дә алып барыла. Бүгенге көндә гомуми белем бирү учреждениеләрендә 46 әңгәмә, лекцияләр һәм дәресләр үткәрелде», – дип өстәде Айгөл Зәйнуллина.