Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

2021 елның 8 марты, дүшәмбе

Хөрмәтле хатын-кызлар!

Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!

Без – ир-атлар өчен әлеге яз бәйрәме – Сез белдергән кайгыртучанлык, теләктәшлек, күңел җылысы һәм наз өчен ихлас рәхмәт сүзләрен белдерү өчен тагын бер мөмкинлек ул. Сездә булган гүзәллеккә, сөйкемлелеккә һәм зирәклеккә, гаилә учагын саклау һәм һөнәри эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешү кебек уникаль сәләтегезгә сокланабыз.

Республиканың урман тармагында хатын-кызлар күп эшли. Алар урман остасыннан башлап учреждение җитәкчесенә кадәр – төрле вазыйфаларны биләп торалар. Сез сабырлык һәм профессионализм күрсәтеп, эшчәнлектәге барлык мәсьәләләрне уңышлы гына хәл итәсез. Татарстан Республикасы урман комплексын үстерүгә, урман ресурсларын саклауга һәм арттыруга бәяләп бетергесез өлеш керткәнегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, якты гаилә бәхете, тынычлык һәм иминлек телим! Барлык өметләрегез һәм хыялларыгыз чынга ашсын!

 

ТР урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International