2021 ел башыннан бирле республиканың дәүләт урман инспекторлары урманнарда 3,5 мең тапкыр патрульлек үткәргән

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Шулай итеп, агымдагы елның 9 мартына дәүләт урман инспекторлары тарафыннан республиканың урман фонды җирләренә 3,5 мең тапкыр патрульлек үткәрелгән, административ хокук бозулар турында 88 беркетмә төзелгән.

Урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аеруча еш очрый торган җитешсезлекләр.

Шулар белән берлектә, зарури таләпләрне һәм муниципаль хокукый актларда Россия Федерациясенең урман законнары өлешендә билгеләнгән таләпләрне бозуга юл куймау турында 1141 кисәтү бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International