Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров гражданнарны кабул итте. Очрашу кысаларында урман законнары, урман кишәрлекләрен арендалау һәм башка мәсьәләләр каралды.
Исегезгә төшерик, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 37а йорт. Кабул итүгә телефон аша язылырга мөмкин: 8 (843) 221-37-01, 8 (843) 221-37-02.