Бүген Министрлыкта «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУнең 2020 елгы эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары. 2020 ел өчен күмәк килешүләр үтәлешен карау» темасына видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев, урман хуҗалыгы директоры Алексей Александров, район башкарма комитеты, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ачты.
Үзенең сәламләү сүзендә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ белән хезмәттәшлек, табигатьне саклау акцияләре һ.б. турында сөйләде.
Урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр турындагы җентекле доклад белән җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2020 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә 25 га мәйданда (планның 100%) урманнарны торгызу чаралары үткәрелгән. Шулай ук 210 кг урман үсемлекләре орлыгы (123%) әзерләнгән һәм 1489 мең данә стандарт утырту материалы (106%) үстерелгән.
Федераль дәүләт урман күзәтчелеге (урман сагы) кысаларында урман фонды җирләрендә 996 тапкыр патрульлек башкарылган һәм административ хокук бозулар турында 269 беркетмә төзелгән.
Җитәкче-урманчы шулай ук үткәрелгән санитар-савыктыру чараларына, мәктәп урманчылыклары белән эшләүгә һәм 2021 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек барышына да тукталды.
Аннан соң «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ директоры урынбасары, оешма рәисе Хәмит Нәҗипов башлангыч һөнәри берлек оешмасы эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады.
Киңәшмәгә йомгак ясап, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре һәм урман тармагын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Шул ук вакытта ул урман законнарын бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү, урман фонды территориясен чистарту һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга бәйле кайбер бурычларны билгеләде. «Рекреация йөкләнешен исәпкә алып, янгын куркынычы сезонына сыйфатлы әзерлекне тәэмин итәргә һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне контрольдә тотуны көчәйтергә, урман янгыннарына каршы актив пропаганда алып барырга кирәк», – дип ассызыклады Равил Кузюров.