«Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре алда торган урман культуралары сезонына әзерләнә

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

«Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ оешмасында 2021 елгы урман культуралары сезонына әзерлек эшләре бара. Хәзерге вакытта учреждение хезмәткәрләре урман үсемлекләре орлыкларын стратификацияләү, шулай ук урман культуралары техникасын һәм җиһазларын әзерләү белән мәшгуль.

Быел Аксубай урманчылыгының урман фонды территориясендә «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 35,6 га мәйданда урманнарны яңадан торгызу чаралары үткәреләчәк. Моннан тыш, 50 гектар мәйданда саклагыч урман утыртмалары утыртылачак, 415 гектарда урман культуралары агротехник каралачак, 100 гектарда урман культураларын тулыландыру һәм 0,4 гектарда базислы урман питомнигында орлык чәчү эшләре башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International